2010 ЕЛ -
УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ
БАРЫ УҢЫШЛАР АЛЫП КИЛСЕН!
 
On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [җентекләбрәк..]
Хөрмәтле дуслар! Форумыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем форуме можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!

АвторХәбәр



Хәбәр: 1
Теркәлгән: 27.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 27.05.08 10:54. Баш исем: Илгизгэ!!!!!!


Сэлам, сезгэ Курса якларыннан!!! Эллэ беркем дэ кермиинде форумыгызга, э????

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 9 [яңаларын гына]


Администратор




Хәбәр: 52
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 27.05.08 11:10. Баш исем: Игътибарлы бул дускай


Игътибарлы бул дустым, форумда ИЛГИЗ юк. Ә безнең форумда катнашучылар җитәрлек, Казаннар, Яшел Үзән, Чаллы, Арчалар һ.б. Бик итәгатьле кунакларыбыз да җитәрлек. Бу таныш-белештән көлү форумы түгел, бер Сезнең форумга кереп карыйсы иде. Бан аласыгыз килмәсә бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән форумга (форумны күзәтеп торучы кунакларыбыз, мәсәлән Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы, җитәрлек...) таныш-белеш сүзе язып ятмагыз . Пишите в тему!!! Илгизгә әйтер сүзләрегез булса Миңа шәхси хәбәр җибәрегез...
Хөрмәт белән ADMIN

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 08:44. Баш исем: Курса яза: Сэлам, с..


Курса яза:

 цитата:
Сэлам, сезгэ Курса якларыннан!!! Эллэ беркем дэ кермиинде форумыгызга, э????



Хәзерге вакытта Интернет челтәрендә аралашу өчен урыннар бик күп һәм форумда җитәрлек дәрәҗәдә контингент җыю күп көч һәм PR, маркетинг нигезләрен белүне сорый.
Авыл җирендә генә булуга карамастан әлеге форумга керүчеләр саны юк түгел, менә сез дә кергәнсез, Курса әфәнде. (Кстати, Курса әфәнденең форумы нинди адрес буенча урнашкан, әллә ул аны булдырырга сәләтле түгелме???).

Мин бу сүзләрне бәхәсләшү өчен түгел, уйлану өчен язам...

Кушлавыч сүзе күпләр өчен Габдулла Тукай исеме белән нык бәйле һәм әлеге форумның бер аралашу темасы - Кушлавычның тарихы, аның шәхесләре, узганы һәм киләчәге булырга тиештер. Форумны күтәрү өчен тиешле "изюминка"ны таба һәм аны башкаларга күрсәтә белергә кирәк. Шуңа күрә Интернет челтәрендә әлеге ресурсның дәрәҗәсен арттыру бер шушы мәктәпнең генә түгел, район мәгариф бүлеге һәм администрациясенең дә планында булырга тиештер..
Татар халкына хас начар бер-береңә көнләшү гадәтен бетереп, әлеге форумның эшен күтәрүдә район белән бергә алынып эшләргә тәкъдим итәм.
Ихтирам белән, Р.М. Гатауллин, BELEM.RU проекты җитәкчесе.

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 60
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 09:10. Баш исем: Рәхмәт


Безнең форумны яклап чыкканыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм!!! http://forum.belem.ru/ га да зур уңышлар телибез!!!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 09:17. Баш исем: Курса әфәнде татар хәрефләрен файдаланып яза алмый


Кстати, Курса әфәнде татар хәрефләрен файдаланып яза алмый. Бу ни сәбәпле шулай? Ярдәм кирәк булса яисә әлеге форум авторына, яисә миңа мөрәҗәгать итегез. Татар телен бозып сөйләшмәгез! Әлеге форумда проблемасыз татарча язып була.

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап бирергә



Хәбәр: 7
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 10:56. Баш исем: :sm241: Кушлавыч ав..


Кушлавыч авылы безнең өчен элек- электән изге урын саналды. Моннан күп еллар элек, әле Кушлавыч авылында башлангыч мәктәп кенә булган чакта да без бу авыл белән тыгыз элемтәдә яшәдек. Аларның өлкән класс укучылары күрше Югары Сәрдә сигезьеллык мәктәбенә йөреп укыйлар иде. Ә үз чиратында бу мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы һәр елны апрель аенда Г. Тукай туган көнне, һава торышының нинди булуына карамастан , шигырь бәйрәменә җыела иде. Әле ул елларда язучылар Тукайны искә алырга Кырлай авылына гына киләләр иде. Ләкин алар арасында да Тукайның туган нигезенә килүчеләр бар иде. Елын хәтерләмим, шагыйрь Самат Шакир җитәкчелегендә бер төркем яшь язучылар- Нәбирә Гиматдинова, Фәннүр Сафин, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт Куркачи ягыннан җәяүләп килеп, Кушлавычта шигырь бәйрәме үткәргәннәр иде!!! кушлавычта бу хәтирәләрне дә онытмаганнардыр әле.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 2
Теркәлгән: 27.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 10:57. Баш исем: Ярый, гафу үте..


Ярый, гафу үтенәбез, бу сүзләр сездән көлү түгел, үзебезне тикшереп карау иде! ЧЫН КҮҢЕЛДӘН: ГАФУ!!!!! (өйрәнеп килүче балаларның уены дип кабул итегез! бүтән кабатланмас!!!)

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 62
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.05.08 11:11. Баш исем: Рәхим итегез


Форум кысаларында төрле темаларга фикер алышырга, яңалыклар алмашырга РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!! Бергәләп көчәйтеп җибәрик форумны, әле өйрәнеп китсәгез бер-беребез белән төрле файллар, язма документлар алмашырбыз... Форумыбызның Мәктәптә компьютерлар куллану бүлегендә алмашу темасы бар, мин анда бер ГИФ рәсем куеп карадым, материаллар серверга урнаша...
С/б Admin

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
moderator




Хәбәр: 22
Теркәлгән: 25.04.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 31.05.08 07:32. Баш исем: Курсалыларга: Гафу &..


Курсалыларга: Гафу үтенеп, бик дөрес эшләдегез. Икенче андый тайгак адымнар ясамаска сабак булып калсын, югыйсә сезнең турыда бик начар фикерләр туа башлаган иде.
Кушлавыч авылы, Тукайны яратканга күрә, минем өчен изге авыл, изге урын. Кушлавыч мәктәбендә яңа интернет-технологияләрне, сайт ясау алымнарын чын күңеленнән, барлык теш-тырнаклары белән өйрәнеп ятучы укытучы булганга чын күңелемнән сөенәм. Шундый яшьләр булганда мәгърифәтнең коесы саекмас, ә киресенчә, мул сулы, тәмле сулы булыр.
Уңышлар сезгә, коллегаларым!
(Яшел Үзән районы, Акъегет урта мәктәбенең биология укытучысы Рәшит Нигъмәтуллин (Razani)).

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 66
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 31.05.08 07:52. Баш исем: Рәхмәт


Рәхмәт яхшы сүзләрегезгә, Рәшит абый!!! Аралашып яшик!
Сүз уңаеннан, бу кайнар тема буларак язам әле: форумның Төрлесеннән дип аталган битендә Г.Тукай, аның иҗатына багышланган тема ачылды, фикерләрегез булса анда да язып калдыра аласыз.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
зур шрифт кече шрифт юл өстендәге юл астындагы зур баш исем баш исе youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар беркиңлектәге шрифт беркиңлектәге шрифт горизонтальная сызык кызыл юл нокта LI йөгерүче юл оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 29
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк