2010 ЕЛ -
УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ
БАРЫ УҢЫШЛАР АЛЫП КИЛСЕН!
 
On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [җентекләбрәк..]
Хөрмәтле дуслар! Форумыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем форуме можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!

АвторХәбәр
даими катнашучы




Хәбәр: 3
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 10:44. Баш исем: Гөлназ Тарханова. Шигырьләр


***

Матур кызыл алма... төште..
Сөрттем... Эх, шәп искәйләре!
Тешләп алдым – суын чәчте,
Ләззәт ала тешкәйләрем!

Ашыйм әле дип уйлагач,
Карыйм: кинәт корты чыкты...
Шул алманы эчтән бозып,
Ярты тәмле суын сыкты!

Икенчесен алдым. Карыйм менә:
Булмас кортлар бу алмада.
Тешләп алдым – чыгып, миңа
Грузин корты: “Абитно, да?”

4 декабрь 2007


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 6 [яңаларын гына]


даими катнашучы




Хәбәр: 4
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 10:44. Баш исем: *** Туктагыз, |..


***

Туктагыз, әй, туктагыз, сез!
Кая чабасыз ашыгып?!
Буламыни мәхәббәтсез
Күктән йолдызларны алып?

Каян килде шундый яшәү
Кәгазьләргә гел күмелеп,
Оста итеп ялган сөйләү,
Бәхет чәчәкләрен сүтеп?

Нишләп якын кеше барда,
Аның белмисез кадерен?
Кышын яшьләр түгеп карга,
Ялгыз күрәсез каберен...

Әй, син, егет! Әй, син, кызый!
Туктагыз, сез, бер мизгелгә!
Сезнең өчен дога укый,
Сезнең өчен яши ана!

Сезнең өчен, иртә торып,
Кояш сибә яшь нурларын,
Табигатьне җанландырып,
Былбыл сайрый үз җырларын.

Гомер матурлыгын, тәмен
Сез күрмичә онытмагыз!
Җанның күле кипмәс өчен
Ашыкмагыз, ашыкмагыз...

4 февраль 2008


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
даими катнашучы




Хәбәр: 5
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 10:46. Баш исем: *** Җаным... ..


***

Җаным... Күңлең нигә әрни?
Нишләп йөрәк шуны сизми?
Сөйләп бетер серләреңне,
Әй, җәлләмә сүзләреңне!
Нинди уйлар син йөртәсең,
Нинди хисләр кичерәсең?
Йөрәк серең аңлый алам.
Җаным... Сиңа мин ышанам!

“Кояш кебек якты хисләр,
Һәм беркайчан сүнмәс алар,
Минут саен көче арта.
Йөрәк көлә дә авырта...
Өскә генә үреләсе,
Шатлыгымнан да биисе
Килә минем..... һәм көн саен
Уйлыйм... ничек табыйм җаен,
Сөйгән ярым белән бергә
Көннәремне үткәрергә?
Уйлар борчый, йөрәк белә:
Минем яратасым килә!
Утта янам сыман һаман,
Я, нишләргә миңа, Ходам?!!
Җиңәр микән хыялларым?
Дөресме, юкмы уйларым?”

Газапланма һәм елама,
Йөрәгемне утка салма!
Килер әле якты көннәр,
Нигә елыйсың? Әй, юләр!
Кояш күктә - аңа кара!
Тормыш алга таба бара!
Ку син начар уйларыңны
Һәм яңгырат җырларыңны!
Йөрәк көлсен, күз елмайсын,
Хыялларың яши алсын!
Мин яныңда, сөйгән ярым!
Ышан гына миңа, җаным!

21 апрель 2008


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 33
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 10:58. Баш исем: Искиткеч


Афәрин!!! Бүтән сүз юк!!!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
даими катнашучы




Хәбәр: 6
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 11:00. Баш исем: Рәхмәт!..


Рәхмәт!!! Тырышам инде....

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 34
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 11:09. Баш исем: Охшамаган


Тырышып-тырмашып язган кешенең алай чыкмый ул ... Сезнеке эчтәлекле, күңелегездән чыкканы күренеп тора!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
даими катнашучы




Хәбәр: 7
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.05.08 11:21. Баш исем: :sm99: Рәхм&#..


Рәхмәт!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
зур шрифт кече шрифт юл өстендәге юл астындагы зур баш исем баш исе youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар беркиңлектәге шрифт беркиңлектәге шрифт горизонтальная сызык кызыл юл нокта LI йөгерүче юл оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 13
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк