2010 ЕЛ -
УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ
БАРЫ УҢЫШЛАР АЛЫП КИЛСЕН!
 
On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [җентекләбрәк..]
Хөрмәтле дуслар! Форумыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем форуме можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!

АвторХәбәр
moderator




Хәбәр: 69
Теркәлгән: 20.10.08
Кайдан: Рәсәй, Мишәбаш
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.04.09 15:07. Баш исем: Тукай буенча уйланулар


Миңа калса Тукайны бөек итү өчен дәлилләр азрак кебек. Шулай булган икән ярар мин килешәм. Тик татар халкы бөек шәхесен нишләп типкендә йөрткән соң? Әллә бөек шәхесләр бары шул вакытта гына туа аламы? Югыйсә аның шулкадәр искиткеч күп язмалары да юк миңа калса. Су анасы белән Шүрәлене теге яки бу ана баласын йоклатканда ничек тә иҗат итә инде аны. Тик ул аны газета-журналга язмый шул. Нәрсә аны шундый бөек шәхес иткән?Уйланырга уйлар күп, шундый шәхес буласын белгәч татарга Тукайны саклыйсы иде. Ә аны печән базарында сатып йөрделәр. Нишләптер хөрмпәтле халкым, без үзебезне бөек халыкка санап йөри башладык. Моны үзебез дә сизмибез. Татар телен Россиядә икенче дәүләт теле итмәкче булабыз. Ә татар теле кухня теленә әйләнеп барганын беләбез, ләкин эндәшмибез,ни өчен әле мин соңгы тапкыр Татарстандагы банкка мөрәҗәгать иткәндә үз телемдә бер рәсми документ та эшли алмадым. Ни өчен әле мин "Без татарча сөйләшәбез" акциясенең елга бер була торган бер мероприятиесенә шатланып. "Урра Татарстан татарча сөйләшә башлаган дип әйтеп йөрергә тиеш." Уйласаң уйлар күп, без- ,татар халкы,тамырдан ялгышабыз бугай!!!!


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 1 [яңаларын гына]


moderator




Хәбәр: 70
Теркәлгән: 20.10.08
Кайдан: Рәсәй, Мишәбаш
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 30.04.09 04:59. Баш исем: бу язмам белән..


бу язмам белән Тукайга тел-теш тидерергә һич уемда юк иде. бары тик татар халкының акылы төштән соң гына булуын, бөек шәхесләрен барлый белмәвен һәм яшәгән чакта аңа ярдәм кулы сузмавын гына әйтергә теләгән идем. Тукаебыз яхшы тормышта яшәсә озаграк яшәр иде һәм бик күп әсәрләр иҗат иткән булыр иде әле. Бәлки, кайбер язучыларыбызның тормышы хәзер дә яхшы түгелдер. Хөкүмәтебезгә аларны барларга һәм тормыш шартларын яхшыртырга кирәктер. Вафат булгач кына бөек шәхес дәрәҗәсенә күтәргәнче дип әйтүем.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
зур шрифт кече шрифт юл өстендәге юл астындагы зур баш исем баш исе youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар беркиңлектәге шрифт беркиңлектәге шрифт горизонтальная сызык кызыл юл нокта LI йөгерүче юл оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 9
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк