2010 ЕЛ -
УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ
БАРЫ УҢЫШЛАР АЛЫП КИЛСЕН!
 
On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [җентекләбрәк..]
Хөрмәтле дуслар! Форумыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем форуме можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!

АвторХәбәр



Хәбәр: 2
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.05.08 07:58. Баш исем: Ярдәм


Исәнмесез! "Варислар җыры"ның сүзләрен язып җибәрә алмассызмы икән? Чиканас мәктәбе

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 21 [яңаларын гына]





Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 27.04.11 14:49. Баш исем: исәнмесез,ми&#..


исәнмесез,миңа укытучылар исемлеген ничек тутырып була икән

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 36
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.05.08 10:28. Баш исем: "Варислар вәгъдәсе" җыры


Очраштык без мәктәпләрдә,
Бастык бердәм сафларга -
Милләтебезне якларга,
Туган телне сакларга.
КУШЫМТА:
Сүз бирәмен:
Вәгъдә-иман.
Иманым камил -
Тугры калырмын гомергә
Шушы сафка мин.

Тарихлар кичкән бабайлар,
Авыр юллар үткәннәр,
Бетмәбез, дәвам килер дип,
Алар безне көткәннәр.
Кушымта шул ук.
Без гасырларга сузылган
Озын сафлар башында -
Бурычлы да, җаваплы да
Һәрчак аның каршында.
Кушымта шул ук.
Югалтмыйк рухи мирасны,
Бөек акыл затларны -
Килер татар бәхетенең
Чәчәк атар чаклары.
Кушымта шул ук.
Ышаныгыз, әти-әни,
Ышансын милләттәшләр -
Улларыгыз, кызларыгыз
Офтанырлык итмәсләр.
Кушымта шул ук.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 3
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.05.08 11:45. Баш исем: :sm250: Зур рә..


Зур рәхмәт ярдәмегез өчен. Киләчәктә дә аралашып яшик!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 4
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 24.05.08 10:09. Баш исем: Ярдәм


Исәнмесез! Гаилә бәйрәмендә куллану өчен, гаиләгә багышланган яңа җыр белмисезме? Интернетта сценарийлар эзләгәндә "Гаилә җыры" дигән язмага юлыккан идем, текстын да язмаганнар, бернинди белешмә дә юк. Ихтирам белән, Резеда.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 48
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 24.05.08 11:13. Баш исем: Авыр мәсәлә


Бу проблема белән үзем дә очраштым. Андый нәрсә юк шул. Но, мәктәпләргә таратылган 1500 татар җыры дискыннан карап карагыз әле, тематик яктан азрак туры килә торган җырлар юкмы икән? Бер дә булмаса Белем авторыннан сүзләр язып бирүен үтенергә була, әйткән дисктан любой көйгә салып булса да җырлатыр идек...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 5
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.05.08 11:34. Баш исем: Гаилә гимны


1. Гаиләм минем - якты оя,
Күңелгә җылы бирә.
Әти- әни , туганнарым
Һәрчак ярдәмгә килә.
Куш. Беребез дә авырмасын,
Сәламәтлектән уңсын.
Бүген җырлаган җырыбыз
Гаилә гимны булсын!
2.Өйдә имин булсын, диеп,
Туганлык хисен саклыйк.
Җаныбызны җылытучы
Гаилә исемен аклыйк.
3. Авырлыкны җиңә белик,
Дусларым, туганнарым.
Сезгә барып ирешсеннәр
Минем дәртле җырларым.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 57
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.05.08 11:46. Баш исем: Афәрин


Рәхмәт Сезгә!!!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 6
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 29.05.08 12:05. Баш исем: Рәхмәтег..


Рәхмәтегез өчен рәхмәт! Шаулап-гөрләп Гаилә бәйрәмен үткәрдек. "Балык" көенә бик уңышлы чыкты. Әти-әниләр канәгатҗ таралыштылар. Илфар, сценариесе, уеннары матур иде, кирәк булса җибәрермен.

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 8
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 16.06.08 12:53. Баш исем: Сәлам


Сәлам, якташлар! Узып киткән бәйрәмнәр белән Сезне. Кызганычка каршы бәйрәмнәрдә күрешеп булмады, "Арча радиосы" ннан Чакыруларыгызны алган идек. Киләсе елларда очрашырга язсын .

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 95
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.08.08 09:58. Баш исем: БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ


Кунак китабыбызда язып калдырган сорау буенча (Руфинә: Белем бәйрәменә сценарий): Бездә сценарий бар кирәк булса форум аркылы хәбәр итегез (башта теркәлергә кирәк). Бик көчле үк булмаса да ярыйсы: башлангычларыбыз әзерләгән иде, җыр сүзләре дә бар... Кирәк булса форумга өстәмә файл буларак куярмын.
Аралашып торыйк

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.08.08 15:53. Баш исем: Рљхмљт!


Зур рљхмљт! Башлангыч сыйныларга булса да сЈзлљрен кулланырга була!

Рәхмәт: 0 
Цитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 99
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.08.08 11:40. Баш исем: Сценарий "Белем көне"


http://slil.ru/26049259 адресы буенча алырга була...
Үз компьютерыгызга күчермәләп, алынган вариантны ачыгыз. Турыдан, сервер аркылы гына ачарга киңәш итмим

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 100
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 11.08.08 20:12. Баш исем: Аралашыйк


Руфинә! Сезне үзебезнең форумның кулланучылар рәтендә күрүебезгә без бик шат. Форумда теркәлеп тә куйсагыз бик шәп булыр иде (форумның өске тирәсендәге төймәләргә игътибар итегез)... Рәхим итегез, аралашып торыйк!..
Шулай ук форумда да, сайтыбызның кунак китабында да татар хәрефләре кулланып яза аласыз...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 9
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 12.08.08 09:30. Баш исем: Исәнмесез! Кил..


Исәнмесез! Киләчәк яңа уку елы белән Сезләрне! "Тылсымлы сүзләр" дигән җырның караокэсы нинди кассетада бар икән? Ихтирам белән Резеда

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 102
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 13.08.08 09:57. Баш исем: Бар


Әлеге җыр безнең педагог оештыручыда бар. Бик ашыгыч булмаса 1-2 көн эчендә Неро аша яздырып форумга өстәп Сезгә җибәрә алам. Әле генә булмый, агитбригада белән кырда концертта йөрибез...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 106
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.08.08 09:27. Баш исем: Кулланучы Резедага


Сез сораган җыр белән проблема килеп чыкты әле, педагог оештыручыбыз декрет ялында, шунлыктан караокены ала алмадым. Көтәргә вакытыгыз калмый, аңлавымча Сезгә "Белем көне"нә җыр кирәк. Бер җыр белән танышып карагыз әле. Көе дә бик матур, сүзләрен дә, сценарийны азрак көйләп, бәйрәмгә яраклаштырып була . Музыкасын кирәк дисәгез электрон почта (адресын хәбәр итәрсез) аша өстәмә файл итеп җибәрермен. Форумга өстәргә размеры зуррак, 2,51 МБ.
Дуслык җыры
Әй рәхәт биюләр бергәләп,
Каршыга чык син дә, сеңелем
Һавалар гел аяз, гүя яз,
Гөлбакча шикелле күңелең.
Кушымта:
Шатланып уйныйк та көлик без,
Күмәкләп җырлыйк та биик без.
Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә
Зур рәхмәт, зур рәхмәт диик без.(2 тапкыр)

Яңгырый болын-кыр өстендә
Тургайдай гармуным көйләре.
Шул көйне тыңлап һич туймыйлар,
Тыңлыйлар туган як өйләре.
Куш. шул ук.
Дуслар җыр сузалар һәр якта,
Дус булып яшәве күңелле!
Һәм безгә кушылып барчасы
Җырлыйлар бииләр шикелле!
Кушымта:
Шатланып уйныйк та көлик без,
Күмәкләп җырлыйк та биик без.
Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә
Зур рәхмәт, зур рәхмәт диик без.
Шатланып уйныйк та көлик без,
Күмәкләп җырлыйк та биик без.
Әнкәйдәй кадерләп үстергән илкәйгә
Зур рәхмәт, зур рәхмәт диик без.(2 тапкыр)

Җырны шулай бетерергә була, көй уйнап калып акрынайсын...
Хөрмәт белән Admin


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 107
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.08.08 09:40. Баш исем: Музыкасы


Ничектер күчте әле бу файл, аны менә бу адрестан үзегезнең компка күчермәләгез, сервердан гына ачмагыз: http://slil.ru/26060952

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 108
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 15.08.08 09:53. Баш исем: Була


Алда күрсәтелгән адрестан күчермәләп (тикшерү өчен) карадым. Компка күчкәч файл астында исеме урынында шакмаклар яки сорау билгеләре булса файлга исем кушыгыз (Дуслык). Шунсыз гадирәк уйнаткычлар аны ача алмаска мөмкин. Аннары сүзләрен язганда шрифт үзгәлекләре белән күрсәткән идем, форумда алай чыкмый. Кушымтада 2 тапкыр соңгы ике юлы кабатлана, соңгы куплеттан соң кушымта рәттән ике тапкыр + соңгы ике юл...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 10
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 21.08.08 11:10. Баш исем: Сәлам, якташла..


Сәлам, якташларга! Зур рәхмәт җырның сүзләре һәм көе өчен. Бик шатландым.Могҗиза!!! Бу арада Интернетка керергә вакыт булмаган иде. Гаиләгезгә сәлам!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 138
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 0
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 21.08.08 12:04. Баш исем: Шатбыз


Әгәр дә Сезгә ярдәмебез тигән икән, без бик шат. Дуслык җыры кулланырга яраклы булып чыктымы үзе? Көйне Неро программагыз булса тональностен үзгәртеп була... Өйгә шалтыраткан идем: Сезгә дә күп сәламнәребезне җиткерәбез!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә



Хәбәр: 11
Теркәлгән: 06.05.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 23.08.08 10:48. Баш исем: Җыр


Көйнең тоналҗностен үзгәртәсе юк, җырлап карадык. Зур рәхмәт! Аралашып торыйк. Бик каты стендларны үзгәртү өстендә эшләп ятыш!!!

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
зур шрифт кече шрифт юл өстендәге юл астындагы зур баш исем баш исе youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар беркиңлектәге шрифт беркиңлектәге шрифт горизонтальная сызык кызыл юл нокта LI йөгерүче юл оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 19
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк