Автор | Хәбәр |
|
Җибәрелгән: 24.09.08 11:17. Баш исем: Файдалы
Кайвакыт кичәләр, мероприятиеләр үткәргәндә җырлар, фон музыкалары табу бик кыенга туры килә. Шуңа күрә "Сәнгать өлкәсе укытучылары аралашу өчен" форумының "Җырлар, сайтлар" темасына кереп чыгарга киңәш итәм. Андагы сылтамалар буенча бәлкем үзегезгә кирәкле җырларны таба алырсыз
|
|
|
Җаваплар - 4
[яңаларын гына]
|
|
|
Җибәрелгән: 01.10.08 21:09. Баш исем: Хөрмәтле..
Хөрмәтле коллегалар, кичә сыйныф җитәкчеләре өчен сайтлар каталогы башладым. Бу өлкәдә татарча материалларны бер урынга туплау бик авыр мәсьлә булып чыкты. Моңа кадәр тупланганнары русча материалларга сылтамалар булса да, алга таба азмы-күпме татарчаларына да җыелыр, Алла боерса. Рәхим итегез: http://kl-ruk.flexum.ru/
|
|
|
|
Җибәрелгән: 02.10.08 07:00. Баш исем: Шәп
Бик файдалы эш эшләнгән!!! Сүз уңаеннан, безнең сайтның кулланмалар битендә сценарийлар, класс җитәкчесе көндәлегенең татарчага тәрҗемәсе бар...
|
|
|
|
Җибәрелгән: 16.10.08 20:42. Баш исем: Дуслар, чыннан да, т..
Дуслар, чыннан да, тәрбия чаралары үткәргәндә кайвакыт төрле тавышларны язмада кулланырга туры килә. Күп сайтлар бик зур күләмле файллар тәкъдим итәләр. Бүген менә кечкенә күләмле файллар тупланган бик яхшы сайтка тап булдым. Сезгә дә тәкъдим итәм: http://wav.wizardsound.ru/main/sounds/nature/ Кайбер язмаларны күчермәләү өчен регистрация процедурасын үтәргә туры киләчәк.
|
|
|
|
Җибәрелгән: 16.10.08 20:53. Баш исем: Рәхмәт
Бик яхшы сайт. Рәхмәт tat !!!
|
|
|
|