2010 ЕЛ -
УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫ
БАРЫ УҢЫШЛАР АЛЫП КИЛСЕН!
 
On-line: кунаклар 0. Барлыгы: 0 [җентекләбрәк..]
Хөрмәтле дуслар! Форумыбызда татар һәм рус телләрендә аралашырга була. Рәхим итегез! / Уважаемые друзья! На нашем форуме можете общаться и на русском и на татарском языках. Добро пожаловать!

АвторХәбәр
moderator




Хәбәр: 14
Теркәлгән: 25.04.08
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 09.05.08 09:11. Баш исем: Авыл, авыл...


Авылларга килеп җитте асфальт юллар,
Шул юллардан йөгерә яңа автобуслар.
Башкалага барып кайта авыл халкы
Кирәк икән, хәтта көнгә ике тапкыр.

Менә рәхәт! Менә җәннәт! Авыл, яшә!
Ике кибет әнә тегендә, янәшә.
Нинди генә нигъмәт, товар юк аларда,
Киви, ананас дисеңме, бар банан да.

Узды лимонга Мәскәүгә барган чорлар.
Мобильниклы авылдагы егет-кызлар.
Ә ул бик кирәкле шәйдер һәр кешегә,
Җайлы нәрсә - автобуста сөйләшергә.

Автобус Казанга бара - тизрәк барсын!
Автобуслар йөргәч, авылда кем калсын?
Мөгрәп кала сыерлары, сарыклары...
Безнең максат - акчалы уку йортлары.

Кесәләрдә - үгез сатып җыйган акча.
Акча бирүчән шулай ук ындыр, бакча.
Безгә нипачум зачетлар, экзаменнар,
Акча барда бар да дус һәм барысы яр.

Авыл, көтмә безне, көтмә! Без кайтмабыз!
Бездәйләргә шәһәрләрдә яшәү фарыз.
Хәлегезне белешербез мобильниктан,
Мобильниклар алар шуның өчен чыккан.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җаваплар - 5 [яңаларын гына]


даими катнашучы




Хәбәр: 35
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 04.06.09 14:59. Баш исем: ...


Моңсу...
Мин, шәһәрдә туган һәм яшәүче кыз, әнием үскән авыл – яраткан авылым турында шигыремне калдырыйм әле...

Авыл җире матур җир ул,
Ләззәт ала күңлем, җаным.
Шәһәр тормышыннан арып,
Мин китәргә табам җаен.

Каршы ала яшел урман,
Кырларыбыз һәм аланнар.
Җырлый кошлар, ага чишмә,
Серләр сөйли төз каеннар...

Әкрен ага ак болытлар,
Әнә, кара зәңгәр күккә!
Көнчыгыштан җылы җилләр
Чәчәк исен алып килә.

Йөрик әле ялан аяк,
Танкетканы кулга алып,
Безнең матур табигатьнең
Кочагына тизрәк чумып!

Әй, күрсеннәр иде безне
Таш дөньяда калганнары!
Шундый матур микән анда
Чүпкә баткан “болыннары”?

Җиребезне күрмәгәннәр
Чын рәхәтен тоя алмас,
Сокландыргыч гүзәллекне
Шәһәр “кырларында” тапмас.


Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 665
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 04.06.09 19:16. Баш исем: matur яза: яраткан ..


matur яза:

 цитата:
яраткан авылым турында шигыремне калдырыйм әле...





Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
moderator




Хәбәр: 71
Кәефне: Кәеф кайчан ничек инде.
Теркәлгән: 20.10.08
Кайдан: Рәсәй, Мишәбаш
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 04.06.09 19:34. Баш исем: Илфар сезгә &#..


Илфар сезгә әле димәк шигырьләр бүлеге дә ачып җибәрергә кирәк. Бик матур шигырь язган Матур кат-кат укыдым. Ләкин ничектер ахырга таба күңел мәзәк көтте. Шәһәр тормышын мәзәк дисәң генә инде.

ШБ "Үрмәләр өчен туганнар, оча алмыйлар!" Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
даими катнашучы




Хәбәр: 36
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Яр Чаллы
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 05.06.09 08:09. Баш исем: Булат яза: Лә..


Булат яза:

 цитата:
Ләкин ничектер ахырга таба күңел мәзәк көтте.



Мәзәк булсын өчен язмадым шул мин аны... Razani шигырен укып чыккач, монда язарга булдым, авылга карата хисләремне күрсәтер өчен...

Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Администратор




Хәбәр: 722
Теркәлгән: 25.04.08
Кайдан: Кушлавыч авылы
Репутация: 1
хәбәргә сылтама  Җибәрелгән: 25.09.09 19:03. Баш исем: Razani яза: Авыллар..


Razani яза:

 цитата:
Авылларга килеп җитте асфальт юллар...





Рәхмәт: 0 
ПрофилеЦитата Җавап бирергә
Җавап:
1 2 3 4 5 6 7 8 9
зур шрифт кече шрифт юл өстендәге юл астындагы зур баш исем баш исе youtube.com нан видео интернеттан рәсем компьютердан рәсем сылтама компьютердан файл рус клавиатурасы транслитератор  цитата  куш тырнаклар беркиңлектәге шрифт беркиңлектәге шрифт горизонтальная сызык кызыл юл нокта LI йөгерүче юл оффтопик җыелган текст

бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:      теркәлергә    
Тему читают:
- катнашучы хәзер форумда
- катнашучы форумда юк
барлык даталар GMT форматында  3 сәг. Бүгенге хитлар: 12
Хокуклар: смайллар әйе, рәсемнәр әйе, шрифтлар әйе, тавыш бирүләр юк
аватарлар әйе, сылтамаларны автоалыштыру тоташтырылган, тикшереп алу өзелгән, төзәтү юк