Автор Хәбәр
Җибәрелгән: 02.05.08 22:42. Баш исем: Файдалы
Татар теле укытучылары өчен (Татарстан тарихыннан да материалларбар) сайт:
http://tatarca-text.narod.ru/ Сайтны ачканда татар хәрефләре дөрес күренмәсә, бер куркыныч та юк. Бары тик сайтның төп битенең аскы өлешендә урнашкан шрифтларны гына күчермәләп алып үз компьютерыгызга урнаштырыгыз (SI Pragmatica шрифты). Ул архивта, архивтан чыгарып әлеге 4 шрифтны панель управлениедә урнашкан шрифтлар папкасына күчерергә кирәк.
Шуннан соң, сайтта ачылган битне выделять итеп күчермәләргә, копировать төймәсенә басасың. Ворд документы ачып күчермәләнгән өлешне шунда куясың (вставить). Әлеге эшләрдә соң текстны выделять итеп
SL Pragmatica
шрифтын сайларга кирәк. Текс чын татарчага әйләнер һәм Сезгә аны принтердан чыгарып аласы гына кала...
Бу эшне үзегез башкара алмасагыз информатика укытучыгыздан ярдәм итүен үтенегез, бу алар өчен бик кыска вакытлы эш булыр...
Монысын ахырдан яздым: әйтелгән шрифтларны дөрес урнаштырсаң сайтта татар хәрефләре дөрес күренә икән!!!
Җаваплар - 24
[яңаларын гына ]
Җибәрелгән: 03.05.08 07:50. Баш исем: Керегез
Җибәрелгән: 03.05.08 18:52. Баш исем: Файдалы сайт
Хөрмәтле татар теле укытучылары! Менә бу сайтта Сезне бик күп шигырьләр көтеп тора, китап эзләп йөрисе юк, күчермәләргә генә кирәк. Адресы:
http://shigriyat.ru/ Рәхәтләнеп кулланыгыз!!!
Җибәрелгән: 21.05.08 08:22. Баш исем: Он-лайн сүзлек
Җибәрелгән: 14.08.08 10:46. Баш исем: Сочинениеләр
Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сезнең өчен Рифә Рахманның 1-11 класслар өчен сочиненеләр җыентыгының компьютердагы вариантын таптым әле. Кирәк булса минем емайлга хат җибәрегез, электрон почта аша җибәрермен (форумга өстәргә форматы зуррак). Китапның күләме 200 биттән артыграк...
Минем шәхси емайл адресым: ilfar-80@mail.ru.
Җибәрелгән: 18.08.08 08:29. Баш исем: Admin яза: Хө..
Admin яза:
цитата: Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сезнең өчен Рифә Рахманның 1-11 класслар өчен сочиненеләр җыентыгының компьютердагы вариантын таптым әле.
Хөрмәтле коллегалар! Әлеге китапны сайтыбызның кулланмалар битенә урнаштырдым, теләгән кеше куллана ала. Шулай ук "Белем көне"нә сценарий да бар, әлеге биттә...
Җибәрелгән: 18.08.08 14:17. Баш исем: Бик шәп сайт
Хөрмәтле коллегалар!!! Сезнең фәннәрне укытуда менә бу сайт бик зур файда китерер дип уйлыйм:
http://gzalilova.narod.ru/ . Әлеге сайтта, игътибар белән эзләнсәгез, барыбызны да кызыксындыра торган әйбер, тематик планнар да бар. Сайт хуҗасының рөхсәте белән Сез аларны куллана аласыз, Рәхим итегез
!!! Әлеге сайтның кунак китабында үзегезнең рзхмәт сүзләрегезне язып калдырырга онытмагыз...
Аралашып яшик... (активрак инде җәмәгать
)
Җибәрелгән: 18.08.08 15:43. Баш исем: Гөлназга
Сез әйткәнчә cайтыбызның кулланма битендә вакытлыча хата булып алды, ФТП аркылы фаеллар күчермәләгәндә тоташу юкка чыкты. Шуңа фаеллар эленеп калды. Яңадан күчереп чыктым. Хәзер барысы да тәртиптә (мин ОПЕРА 9 белән эшлим), Сездә ничек? Якын арада шул биткә татар телендә тарих, җәмгыять белеме буенча тематик планнарымны да куярга җыенам, бәлкем татар теле һәм әдәбиятыныкы да булыр. Фикерләрегезне җиткерерсез...
Хөрмәт белән: Admin
Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
Җибәрелгән: 18.08.08 15:59. Баш исем: IE да яхшы эшли, Moz..
IE да яхшы эшли, Mozilla FF да 1-2 нче сылтамалар гына актив.
Җибәрелгән: 18.08.08 19:17. Баш исем: Браузердан
Бу хата браузерыгызга бәйле булырга тиеш. Чөнки Ехпловерда да, Операда да бар да тәртиптә. Сезнең браузерда сайтның калган битләре ничек эшли?
Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
Җибәрелгән: 19.08.08 14:02. Баш исем: Mozilla: Бүген..
Mozilla: Бүген кулланма битегездә 1-4 нче сылтамалар эшли. Тематик планыгызны яздырып та алдым, рәхмәт. Калган битләрдә барысы да тәртиптә, элек тә шулай иде.
Җибәрелгән: 18.08.08 22:14. Баш исем: Кызыклы
Арабызда татар телен чит тел буларак укытучылар да бар бит әле. Эзләнә торгач шул өлкәдә дә бер нәрсәгә юлыктым: "Как быстро научиться читать на чужом языке " (авторский метод чтения Ильи Франка). Якыннанрак танышасыгыз килсә менә бу адрес буенча кереп чыгыгыз:
http://www.franklang.ru/index.php?option=com_content&task=category§ionid=2&id=78&Itemid=78 Анда менә бу нәрсәләрне бушка күчермәләп алырга да була:
Тексты на татарском языке, адаптированные по методу чтения Ильи Франка
Татарские шрифты
Грамматика, лексика и произношение татарского языка
Словари татарского языка (скачать)
Книги и тексты на татарском и русском (bilingua)
Тексты и книги на татарском и русском языках (в двух файлах)
Тексты и книги на татарском языке
Тексты и книги на татарском языке (библиотеки online)
Тексты и книги татарских писателей на русском языке
Песни на татарском языке
История и культура татар
Татарский язык и татарская культура - интересные ссылки
Татарские писатели
Бу сайтның төп бите адресы:
http://www.franklang.ru/
Теркәлмәгән
Теркәлгән: 01.01.70
Җибәрелгән: 19.08.08 14:06. Баш исем: Бу сылтамагыз ө..
Бу сылтамагыз өчен аеруча рәхмәт. Чөнки кичәдән бирле берәүнең соравына җавап бирә алмый йөри идем. Бүген ул җаваплы булды.
Җибәрелгән: 17.09.08 15:35. Баш исем: Хөрмәтле..
Хөрмәтле коллегалар! А.Алишның туган көнен сез ничек билгеләп үттегез? Шулар турында беләсе килә. Кичә үземнең сайтка Алишның биографиясе, иҗаты турында презентация урнаштырдым. Аннан сез дә файдалана аласыз. 9,07 Мб күләмендәге материалны биредә яздырып алырга мөмкин.
alish.ppt
Җибәрелгән: 19.09.08 07:56. Баш исем: Басуда
Хөрмәтле коллегам! А.Алишның туган көнен әдәби кичә төсендә генә үткәрә алдык, күбесенчә башлангычлар катнашында. Укучыларыбыз күп түгел, бәрәңгедә йөрибез. Шуңа зур ук чара итеп, шаулатып булмады. Электрон ресурслар әзерләп өлгерә алмадык. Шулай да (проекторыбыз юк), компта булса да Сез күрсәткән сайт белән дә таныштырдык. Әлеге сайт сылтамасы өчен, Сезгә бәйрәмне оештыручылар һәм үз исемемнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез
.
Нигәдер Сезнең презентацияне күчермәли алмадым. Аны бер тапкыр күчермәләгәннәр, контроль саннарны кертеп төймәгә баскач көтәргә куша. Көтсәң дә, сылтамага бассаң да кире контроль саннар битенә кире чыга. Бүтән браузер белән алып карарга уйлап торам...
Җибәрелгән: 19.09.08 13:10. Баш исем: Хөрмәтле..
Хөрмәтле коллегем! Сез күрсәткән проблеманы 3 браузерда тикшереп карадым:Mozilla FF, Ie, Opera. Йөкләтү буенча кыенлыкларга очрамадым.
Җибәрелгән: 20.10.08 08:33. Баш исем: Конкурс
Җибәрелгән: 02.11.08 22:36. Баш исем: электрон ресурслар
Дуслар, күптән түгел К.Тинчуринга багышланган презентация эшләдем. Кирәк булса, файдалана аласыз:
k_tinchurin.ppt 19.4 Мб
Җибәрелгән: 14.11.08 13:22. Баш исем: Тукай
Җибәрелгән: 27.11.08 13:56. Баш исем: Шүрәле сайты
Г.Тукайный "Шүрәле" һ.б. әкиятләрен үз эченә алган, иллюстрацияләр белән бизәлгән сайт:
http://www.shurale.ru/
Җибәрелгән: 15.12.08 08:17. Баш исем: Сайт
Җибәрелгән: 27.12.08 19:08. Баш исем: КОНКУРС
«Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсы
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсын игълан итә. Ярышта республикабыз мәктәпләрендә белем алучы 9-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Бу турыда уку йортының рәсми сайты хәбәр итә.
Укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга ТДГПУда белем алу мөмкинлеге бирү – әлеге бәйгенең максаты.
Ярыш ике турда узачак. Конкурста катнашырга теләге булган укучылар жюри хөкеменә ирекле темага иҗат ителгән ике (икедән артмасын) әсәр җибәрергә тиеш. Алар 10 баллы система буенча бәяләнәчәк. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат ТДГПУ сайтында урнаштырылачак (www.tggpu.ru).
Номинацияләр, әсәрләргә куелган бәяләү критерийлары, бәйгедә катнашу анкетасын “Нигезләмә”дә табарга була.
Нигезләмә:
http://koshlaush.narod.ru/jashik/Nigezleme.doc ЧЫГАНАК: belem.ru
Җибәрелгән: 22.04.09 07:42. Баш исем: Яңа китап: «Ta..
Яңа китап: «Tatar Phrasebook» Татар теленең Русиядә рәсми телгә әйләнү ихтималын күздә тотыпмы, Bennett and Bloom нәшрияты яңа татар сөйләүлеге чыгарган. Китап тышлыгында "Татар теле Русиянең төрки теле" дип язылган. Nicholas Awde һәм Гөлназ Вәлиева язган китапны тәкъдим итү сүзендә болай диелгән: Татар теле Русия федерациясенең бер өлеше булган Татарстан республикасындагы төрки тел. Аны Казан татарлары теле дип тә йөртәләр. Бу телдә Татарстанның күрше төбәкләрендә, Казахстан, Үзбәкстанда миллионлаган кеше сөйләшә. Чит илләрдә дә шактый зур татар диаспоралары бар: Кытай, Финляндия, Төркия, Австралия, АКШта. Дөньяда барлыгы җиде миллионнан артык татар бар дип исәпләнә. Бу китапта татар теле куллану өчен уңайлы латин имласында тәкъдим ителә. Татарлар үзләре куллана торган кирил имласында үрнәкләр китерелә. Шулай ук, грамматика һәм фонетика бүлекләре, 4000 сүздән торган икеяклы сүзлек бар. Сәяхәт һәм мәдәниятка кагылышлы мисаллар китапта мул итеп бирелә. Чыганак: Белем.ру
Хәбәр: 88
Теркәлгән: 30.04.08
Репутация:
1
Җибәрелгән: 22.04.09 13:32. Баш исем: http://www.azatliq.o..
Хәбәр: 91
Теркәлгән: 30.04.08
Репутация:
1
Җибәрелгән: 25.04.09 20:42. Баш исем: 2 мәртәб..
2 мәртәбә йаздым, бәлки 3 тер дә, 'төгәлрәге "российә федерацийәсенең бер төрки теле" ' дип, чыгармадылар. ә белем ру дан езләп карадым, тапмадым.
Җавап:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:
теркәлергә