Автор Хәбәр
Җибәрелгән: 30.05.08 12:14. Баш исем: Г.ТУКАЙ ҺӘМ АНЫҢ ИҖАТЫ
Хөрмәтле коллегалар! Форумыбыз кысаларында БЕЛЕМ.РУ җитәкчесе Р.М.Гатауллинның теләкләрен истә тотып, шушы теманы ачып җибәрергә булдым. Г.Тукай, аның иҗатына кагылышлы фикерләрегезне, туган авылы буларак безгә сорауларыгызны шушы темада калдыра аласыз. Кайбер язмаларны татар теле укытучылары бүлегенә урнаштырсагыз да була. Үзем бер сорау бирим әле: күп мәктәпләрдә бардыр : "Габдулла Тукай" тормыш юлы һәм иҗаты дигән диск чыкты. Әлеге диск бик тулы, яхшы итеп эшләнгән. Без аны кулланабызмы икән? Диск турында фикерләрегезне көтеп калам. Минем фикер: Тукай иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү, дәресләрдә куллану өчен әлеге диск иң яхшы кулланма.
Яңа җаваплар юк
, бит:
1
2
All
[барысын да кара ]
Җибәрелгән: 22.08.08 14:12. Баш исем: Тукай дискы, Тукай китабы
"Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты" дигән дисктан башка Тукайга багышланган чаралар үтми дә диярлек хәзер. Яхшыга бик тиз өйрәнәбез бит без, шул исәптән, балалар да. Менә быел да мәктәбебез Тукай көнендә районкүләм чара үткәрле, мин фәкыйрегезгә шул диск материаллары белән чараны матурларга туры килде. Мәктәп эшендә бик яратып кулланабыз без аны. Ачык мисалын минем сайтның "Дәрестән тыш эшләр" бүлегеннән таба аласыз ("Күгебездә якты йолдыз" - мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе). Сүз уңаеннан, миндә Г.Тукайның ХХ гасыр башында басылган китап битләре бар, ул начар хәлдә, тышлыгы, беренче битләре юк. Барысы 20 бит. шуның кайчан, кайсы нәшрият тарафыннан, нинди исем белән басылганын белергә иде. Мин аны сканерладым, 18,11 МВ күләмендә булды. Хәзер ул Народ ның файллар каталогында саклана. Кызыксынучылар булса, яздыру өчен сылтамасын сайтның югарыда әйтелгән битенә урнаштырырмын.
Җибәрелгән: 23.08.08 08:01. Баш исем: Җавап
Сылтамасын күрсәтсәгез бик шәп килеп чыгар иде... Кирәк кешеләр булса Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты күренешләрен мин дә урнаштырырмын...
Җибәрелгән: 23.08.08 10:01. Баш исем: tukay.rar..
Җибәрелгән: 23.08.08 10:05. Баш исем: Сезгә Тукай бу..
Сезгә Тукай буенча сайтыгызда аерым бүлек ачарга кирәк!
Җибәрелгән: 23.08.08 10:19. Баш исем: Яхшы тәкъдим
Бик яхшы тәкъдим. Эшләп куярбыз әле... Анда нәрсәләр урнаштырыйк? Авыл белән таныштыру, музей күренешләре, мероприятиеләр һ.б.мы?
Җибәрелгән: 23.08.08 10:32. Баш исем: Сездә Тукай ту..
Сездә Тукай туган, димәк, Тукайга юл башы да сездән башланырга тиеш кебек тоела миңа. Ягъни сезнең сайтка кереп, Тукайны үзлектән өйрәнеп булсын. Балалар, сезнең күрсәтмәләр буенча барып, Интернет буенча материаллар туплый алсын. Ә музей күренешләре һичшиксез кирәк. Аңлатмалар да языгыз. Без укучылар белән виртуаль экскурсия ясар идек...
Җибәрелгән: 23.08.08 10:44. Баш исем: Вакыт
Рәхмәт киңәшләрегез өчен!
Сентябрь аенда эшләп куярмын, бәрәңгедә йөреп кенә сузылмаса... Әлегә сайтыбызның яңалыклар битендә авылыбызны күрергә була, яңалыкларның март-апрель айлары архивында Тукай көненнән күренешләрне күрә аласыз...
Хәбәр: 14
Теркәлгән: 30.04.08
Репутация:
0
Җибәрелгән: 04.10.08 16:24. Баш исем: сәләм. &..
Җибәрелгән: 07.10.08 16:13. Баш исем: Тукай музейлары
Кушлавычта Тукайның официаль музее юк, ахры? Беркөнне 7 нче сыйныфлар белән карадык дискны, тест эшләгәндә, музейлар санын күрсәтергә туры килде. 2 саны дөрес булып чыкты ??? Ничек аңлатырга да белми аптырап калдым...
Җибәрелгән: 07.10.08 17:34. Баш исем: Бар
Музей бар! Тукаевларның музей-йорты. Яхшы гына күргәзмәлекләргә ия, килеп караган кунаклар бик ошатып китәләр. Ишек алдында Иске йорт (Тукай туган йорт буларак), сарайлары, мунчасы бар. Шунда ук урнашкан музей бинасында экспонатлар белән танышу заллары. Барысы да заман таләпләре буенча эшләгән. (Гафу итә күрегез һаман да музейны яктырту бите эшләргә вакытым җитми). Эш шунда: музей ачылганда мөстәкыйль буларак ачылды. Тиз арада аны Казандагы Тукай музее филиалы итеп үзгәрттеләр, соңгы арада ул Кырлайдагы Тукай музее филиалы булды. Нигә алай филиал итеп калдырганнардыр, сәбәпләре миңа ачык түгел. Диск безнең музей филиал булгач (Казанныкы) чыкты. Бәлки шуңа безнекен күрсәтмәгәннәрдер, әллә чынлап та белмиләр. Аз-маз күренешләрне сайтыбызның яңалыклар битеннән, март-апрель яңалыклар архивыннан күрә аласыз. Тукай бәйрәме музей-усадьба ишек алдында үтте...
Җибәрелгән: 07.10.08 18:14. Баш исем: Аңлатмаларыгыз..
Аңлатмаларыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Җибәрелгән: 09.10.08 08:15. Баш исем: Сайтыгызда сөе..
Сайтыгызда сөекле шагыйребез Тукай музее турында дөрестән дә, фотолар урнаштырсагыз иде, безнең укучылар да карарлар иде...
Җибәрелгән: 09.10.08 12:06. Баш исем: Булыр
Хөрмәтле кулланучылар! Ясап куячакмын. Әле вакыт ягы бик кысан. Эшләп куярмын, обещаю!!!
Җибәрелгән: 03.12.08 19:08. Баш исем: Әйтергә ..
Әйтергә дә онытканмын: безнең мәктәп Мөслим авылының Г.Тукай урамында урнашкан.
Җибәрелгән: 03.12.08 19:11. Баш исем: 10 нчылар белә..
10 нчылар белән Тукай иҗатын өйрәнә башлыйбыз. Вәгъдәгезне кайчан үтәрсез икән инде.
Җибәрелгән: 04.12.08 11:55. Баш исем: Рөхсәт алдык
Музей җитәкчелегеннән кичә генә рөхсәт алдык... Тиз арада эшләрбез. (анда фотога төшерү тыела)
Җибәрелгән: 28.03.09 13:01. Баш исем: Бик матур, файдалы, ..
Бик матур, файдалы, уңайлы ресурс тәкъдим итәм:
Тукай сайты
Җибәрелгән: 28.03.09 20:27. Баш исем: Тукай рәсемн..
Җибәрелгән: 28.03.09 20:29. Баш исем: Дәресләр..
Җибәрелгән: 28.03.09 20:32. Баш исем: Кәҗ|..
Җибәрелгән: 28.03.09 20:55. Баш исем: Tatar şaği..
Җибәрелгән: 28.03.09 20:55. Баш исем: Г.Тукайный "Ш..
Г.Тукайный "Шүрәле" һ.б. әкиятләрен үз эченә алган, иллюстрацияләр белән бизәлгән сайт:
http://www.shurale.ru/
Җибәрелгән: 28.03.09 23:09. Баш исем: İrek Kurban:Tuq..
Җибәрелгән: 28.03.09 23:13. Баш исем: TUQAY "MİLL..
Җибәрелгән: 28.03.09 23:20. Баш исем: Tatar ekiyete "S..
Җибәрелгән: 28.03.09 23:33. Баш исем: Анимационный фильм п..
Анимационный фильм по одноименной поэме Габдуллы Тукая "Шурале". Часть1 для ознакомления:
Җибәрелгән: 28.03.09 23:37. Баш исем: Анимационный фильм п..
Анимационный фильм по одноименной поэме Габдуллы Тукая "Шурале". shurale part2 для ознакомления:
Җибәрелгән: 28.03.09 23:48. Баш исем: Tugan Tel Tatar Nati..
Җибәрелгән: 28.03.09 23:53. Баш исем: Anna Plisetskaya Шур..
Anna Plisetskaya Шурале (Мариинский, Аня Плисецкой 11 лет) - көен шулай ук танырсыз дип уйлыйм
Җибәрелгән: 02.04.09 10:12. Баш исем: Г.Тукай әс..
Г.Тукай әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның библиографик
күрсәткече
Яңа җаваплар юк
, бит:
1
2
All
[барысын да кара ]
Җавап:
1
2
3
4
5
6
7
8
9
бу хәбәрне модераторларга гына күрсәтергә
сылтамаларны актив итмәскә
Исем, серсүз:
теркәлергә