Автор | Хәбәр |
|
Җибәрелгән: 18.08.08 20:30. Баш исем: Тематик планнар
Тематик планнар турында фикер алышу, алмашу өчен...
|
|
|
Җаваплар - 5
[яңаларын гына]
|
|
|
Җибәрелгән: 29.09.08 15:09. Баш исем: Рус теле һ..
Рус теле һәм әдәбиятыннан тематик планнарга сылтамалар бирә алмассызмы? Бик рәхмәтле булыр идем.
|
|
|
|
Җибәрелгән: 30.09.08 09:37. Баш исем: Укуда
Әлеге вакытта Рус теле укытучыбыз сессиядә. Тематик планнарын өй компында җыйган иде. Шуңа күрә үзебезнең планнарны әлегә тәкъдим итә алмыйм. Эзләп карармын...
|
|
|
|
Җибәрелгән: 30.09.08 09:39. Баш исем: Карап карагыз
|
|
|
|
Җибәрелгән: 06.09.09 17:35. Баш исем: Мөгалиммнәр игътибарына!
21нче сентябрьдән 2нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты 5-11 сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укытучы мөгаллимнәр өчен “Рус теле һәм әдәбиятыннан конкурентлыкка сәләтле белемнәрне формалаштыру буенча укыту процесын модельләштерү һәм оештыру” проблемасыннан курслар уздыра. Бу турыда уку йортының рәсми сайты хәбәр итә. Курсларның укыту-тематик планына “Иң яхшы укытучылар” бәйгесе җиңүчеләре тарафыннан үткәреләчәк мастер-класслар, практикумнар, консультацияләр, фәнне укытуда заманча инновацион карашлар, Казан шәһәренең алдынгы мәктәпләре тәҗрибәсе белән уртаклашу һ.б. кергән.
|
|
|
|
Җибәрелгән: 06.09.09 17:44. Баш исем: Рус телен укытуда тәкдим ителгән сүзлекләр
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рус телен Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак кулланганда тәкъдим ителгән сүзлекләр исемлеге раслады. Рәсми документларга караганда, исемлеккә 4 сүзлек кергән (исемлек беркетелгән файлда). Аларда бүгенге көн рус әдәби теле нормалары чагылыш таба. Шунысы мәгълүм, сүзлек эчтәлеге белән килешмәгән һәр кеше (физик яисә юридик зат булырга мөмкин) теләсә кайсы вакытта әлеге сүзлекләргә экспертиза үткәрүне сорап гариза яза ала. Эксперт оешмалардан (алар исемлеге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган) уңай җавап килә икән, гариза рус теле буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында каралачак. Биредә сүзлекләргә төзәтмәләр кертү-кертмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Алдагы экспертизаны исә бары 5 кенә оешма үткәрергә хокуклы: 1. “Россия фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге Рус теле институты”; 2. “А.С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты”; 3. “М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты”; 4. “Санкт-Петербург дәүләт университеты”; 5. Россия Фәннәр Академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты Беркетелгән файлны күчермәләү
|
|
|
|